«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне узды

2024 елның 30 июле, сишәмбе

30 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек итү һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу максатыннан инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.

Бүлек мөдире «Менталь сәламәтлек» программасы кысаларында хезмәт күрсәтелә торган инвалид балаларның ата-аналарына киләчәктә социаль хезмәтләр алу мәсьәләсе буенча консультацияләр бирде.

Кунаклар өчен үзәк буйлап экскурсия уздырдылар һәм көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучыларының ата-аналары оештырган пикникка чакырдылар. Бүлек белгечләре ата-аналар һәм аларның балалары өчен күңелле уеннар, викториналар оештырды. Шулай ук ата-аналар менталь тайпылышлы балаларны тәрбияләү проблемалары һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Чарада 17 кеше катнашты.

Ачык ишекләр көннәре Россиядә Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International