Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасында иң күренекле вакыйгаларның берсе – Алабугада узачак Спас ярминкәсенә әзерлек дәвам итә.
Ярминкәгә әзерлек кысаларында 29 июльдә интернат-йортның барлык иҗат кешеләре зур түгәрәк өстәл артында җыелды. Быел тәлинкәләр бизәргә булдылар. Тәлинкәләргә бизәк төшерү вак моториканы һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә, күзәтүчәнлекне һәм игътибарны яхшырта. Шулай ук бу иҗат аша үз-үзеңне һәм үз хис-кичерешләреңне күрсәтү өчен бик яхшы ысул.
Тәлинкәләрдәге сурәтләр төрле тематикада иде, ләкин аларда Россиядә Гаилә елы темасы аеруча ачык күзәтелде.