Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү кысаларында ЮХИДИнең пропаганда бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин белән очрашу булды.
Кунак җыелганнарга җәяүлеләр катнашындагы резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре очраклары турында сөйләде, юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды, һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләде. ЮХИДИ хезмәткәре юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерде.