«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру, вакциналаштыру һәм башка медицина процедуралары узу өчен китерәләр. Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озак гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими тикшерүләр сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм медицина учреждениеләре хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә 2023 елда Татарстанда яшәүче 61,7 меңгә якын кеше район хастаханәләрендә медицина ярдәме алу мөмкинлегеннән файдаланды. Агымдагы елда якынча 57 мең гражданны медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла. Ел башыннан авыл җирлегендә яшәүче 36,5 меңнән артык өлкән кеше район хастаханәләрендә булган.