«Чишмә» үзәге белгечләре хәтер акциясе оештырды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

27 июльдә, Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көнендә, «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Донбассның кечкенә фәрештәләре» акциясе үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Белгечләр балаларга Донбасстагы вакыйгалар турында сөйләделәр һәм ак кәгазьдән кораблар ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Эш тынлыкта узды.

Ахырда хәтер символы буларак күккә ак шарлар очырдылар һәм суга ак кораблар җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International