Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә балалар химия белән таныштылар

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында 1 нче социаль участокта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Трусеева балигъ булмаган алты социаль хезмәт алучы өчен «Химиядә кунакта» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Чара барышында катнашучылар химия белән таныштылар, аның кеше тормышында әһәмияте турында белделәр. Балаларга тапны бетерүченең, йодның, суның һәм һаваның үзлекләре турында белү кызык булды. Алган белемнәрен ныгыту өчен балигъ булмаганнар мавыктыргыч викторинада катнаштылар, аннары «Яшь химик» наклейкалары ясадылар.

Чара танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлекне, максатка ирешүдә нык торучанлыкны үстерү максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International