Зәйдә социаль хезмәтләр алучылары бөтенроссия социаль проектында катнаша

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

19 июльдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге җәйге лагеренда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен «Күнекмәләр шәһәре SkillCity – белешмә-уен сервисы» Бөтенроссия социаль проекты кысаларында дәрес булып узды.

Балалар «Киләчәк шәһәре SkillCity» өстәл уенын уйнадылар. Балалар һөнәр исемнәре белән таныштылар, бу һөнәр белгеченең нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр.

Проектта катнашучылар уен формасында һөнәрләрне һәм юнәлешләрне өйрәнәләр, заманча кирәкле белгечлекләр белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International