Тәтеш районының 500дән артык өлкән кешесе диспансерлаштыру узган инде

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Ел саен уза торган диспансерлаштыру – сәламәтлек торышын контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы. Ул төрле авыруларны ачыкларга һәм мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башларга ярдәм итә.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Тәтеш район үзәк хастаханәсендә диспансерлаштыру узганда шәфкать туташы озата бара. Бу өлкән яшьтәге кешенең дулкынлану һәм стресс дәрәҗәсен сизелерлек киметә. Беренче этап тәмамланганнан соң, анализларны һәм тикшерү нәтиҗәләрен өйрәнгәннән соң, табиб үтелгән диспансерлаштыру турында нәтиҗә чыгара. Кирәк булганда пенсионер диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелә.

Пенсионерларны хастаханәгә «Тәтеш балкышы» үзәгенең махсус автотранспорты китерә.

Бүгенгә 509 авыл кешесе «Демография» милли проектында катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International