«Актив озын гомерлелек» проектының социаль-мәдәни чаралары кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Күңел белән яшьләр» клубы активистлары өчен модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Кунаклар өчен Халык фольклоры көненә багышланган программа әзерләнгән иде. Социаль хезмәтләр алучылар музыкаль викторинада катнаштылар. Туган якны өйрәнү зонасы буенча экскурсия вакытында аларны авыл тарихы белән таныштырдылар, этнографик зонада клуб активистлары авыл халкының мәдәниятенә һәм көнкүрешенә чумдылар.
Гаилә елына багышланган матур итеп бизәлгән фотозонада фотосессия узды. Клуб активистлары һәм модель китапханәсе белгечләре очрашуы физкультминут белән тәмамланды.