Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Цифрлы гигиена» дәресе үткәрде. Ул заманча мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Социаль хезмәтләр алучылар белән «Смешарики. Цифрлы грамоталылык әлифбасы» циклыннан мультфильм карадылар. Серия социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләренә багышланган иде. Балигъ булмаганнар тәкъдим ителгән мультфильмны кызыксынып карадылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар.