Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучылар эш өчен төрле төстәге җепләр кулландылар.
«Район туган якны өйрәнү музее белән безнең күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек урнашты. Музей хезмәткәрләре даими рәвештә интернат-йортка төрле мастер-класслар уздыру өчен килә. Еш кына халык традицияләре белән бәйле юнәлешләрне сайлыйлар», – ди тәрбияче Ксения Хваткова.