Сәмәркандта «КАМАЗ» ГАҖ өчен булачак хезмәткәрләрне укытырга әзерләр. Бу хакта Үзбәкстанда узган ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова һәм ТР мәгариф һәм фән министры җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең урта махсус уку йортлары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары белән очрашуында Ishga marhamat моноүзәге директорының беренче урынбасары Джасур Садуллаев сөйләде.
Татарстан вәкилләре белән очрашуга моноүзәк директоры, шулай ук һөнәри белем бирү үзәкләре, техникумнар һәм колледжлар директорлары җыелды. Моноүзәк эшсезләрне 26 белгечлек буенча бушлай өйрәтә, шулай ук рус, инглиз, япон һәм корея телләре буенча курслар оештыра.
Татарстан үз предприятиеләре өчен Үзбәкстан гражданнарыннан белгечләр әзерләргә планлаштыра. Кичә Ташкентта очрашу узды, анда җирле югары уку йортларының күпчелек җитәкчеләре катнашты. Анда ТР урта һөнәри звеносы оешмаларының потенциалы, кадрларга аеруча мохтаҗ өлкәләр, шулай ук мондый әзерлек системасын оештыру өчен хәл ителергә тиешле мәсьәләләр каралды.