Теләче мәктәп укучылары белән юл иминлеге кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Ягафарова танып-белү чарасы үткәрделәр. Велосипедта йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләштеләр, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Чарада Теләче урта мәктәбенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар катнашты. Кече төркемдәге балаларны транспортта, юлда һәм урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Чарада катнашучыларга, юлларда куркынычсызлык теләп, тәм-томнар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International