4 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Куркырга кирәкми, белергә кирәк» дигән профилактик сәгать үткәрде. Анда социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр катнашты.
Катнашучылар ВИЧ һәм СПИДның нәрсә икәнен, ВИЧ-инфекциянең ничек йогуын белделәр. Авыруны булдырмаска ярдәм итәчәк төп кагыйдәләргә аерым игътибар бирелде.
Ахырда социаль хезмәтләр алучылар тема буенча социаль роликлар карадылар.