«Россиядә эш» платформасында Татарстан эш бирүчеләре 61 меңнән артык вакансия урнаштырган

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 61 230 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 22,3 % сәнәгатьтә (13,7 мең эш урыны);

- 10,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (6,6 мең эш урыны);

- 8,7 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,3 мең эш урыны);

- 6 % в сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,7 мең эш урыны);

- 3,2 % транспортта (1,9 мең эш урыны);

- 1,2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);

- 0,9 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникация һәм элемтә өлкәсендә (0,5 мең эш урыны);

- 46,9 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (28,8 мең эш урыны);

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,06 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 490 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International