«Яңарыш» үзәгендә экологик хокук лабиринтлары аша үттеләр

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июльдә Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Экологик хокук лабиринтлары буенча» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Очрашуның максаты – экологик хокук, экологик хокук бозулар һәм алар өчен җаваплылык төрләре турында белем формалаштыру.

Чара барышында балаларга экология проблемасының хәзерге заманның иң актуаль проблемаларының берсе булуын аңлаттылар. Балалар һәр гражданның экологик иминлекне тәэмин итүдә нинди бурычлары барлыгын белделәр. Аннары экологик хокук бозулар һәм аларны кисәтү чаралары турында фикер алыштылар.

Ахырда катнашучылар «Хәзерге дөньяда экологик проблемалар» дигән электрон презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International