Озак еллар Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Нурия Газизова һәм Равил Камалетдиновның гаиләсе социаль хезмәт ала. Әбигә 66 яшь, ул балачактан 1 төркем инвалид. Авыруына карамастан, Нурия Газизова бик аралашучан, аның күп танышлары бар. 2 төркем ялгыз инвалид Равил Камалетдинов белән дә аны дусты таныштыра.
Нурия Газизова пешерергә ярата, гадәти булмаган рецептлар җыя. Социаль хезмәткәр Гүзәл Шакирова аңа тәмле ризыклар әзерләргә ярдәм итә. Шулай ук Нурия Газизова чәчәкләр үстерә. Равил Камалетдинов балык тотарга йөри, бу аның тыныч характерына бик туры килә. Күрше балалар гаилә парына кунакка килергә яраталар, чөнки монда балалар өчен һәрвакыт тәм-томнар әзерләнгән.
Балтач районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чаралар оештыруга һәм үткәрүгә зур игътибар бирелә. Нурия Газизова һәм Равил Камалетдинов әлеге чараларда актив катнашалар, концертларга, күрше районнар һәм Казан музейларына йөриләр.
Авылда гаиләне бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Авыл җирлеге җитәкчесе Радик Шәрипҗанов 2022 елда иганәчеләр тапкан һәм аларга яңа мунча төзегәннәр. 2024 елда Радик Шәрипҗанов гаилә парына яңа йорт төзү өчен хәйриячеләр эшен оештырган.
«Гаилә – һәр кеше өчен төп байлык, аның ышанычлы таянычы. Районыбызда гаилә традицияләрен саклауга шулкадәр игътибар бирелүенә без бик шат», – ди Нурия Газизова.