Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр пыялага рәсем ясарга өйрәнә

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ксения Хваткова пыялага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Моның өчен витраж буяулар һәм гуашь кулланылды. Һәркем үзенә ошаган теманы сайлады. Кемдер кояш нурлары астында чәчәкләр, кемдер балык сурәтләргә булды.

«Бу яңа технологияне күптән түгел генә куллана башладык, һәм без инде уңай нәтиҗәләр күрәбез», – ди Ксения Хваткова. Бу инновация тәрбияләнүчеләрнең психоэмоциональ халәтен диагностикалау мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International