Эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында 9 меңгә якын татарстанлы катнашты

2024 елның 28 июне, җомга

Чаралар бер үк вакытта бөтен республика буенча 49 мәйданчыкта узды. 434 эш бирүче 17 135 вакансия тәкъдим итте.

Эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында 8 716 кеше катнашты, аларның 1 185 эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр алды инде.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында мастер-класслар, презентацияләр, интерактив мәйданчыклар, карьера остаханәләре, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм башка күп нәрсәләр оештырылган иде. Эш эзләүчеләр үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту үтәргә, эшкә урнашканда дәүләт тарафыннан нинди ярдәм алырга мөмкин икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International