Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яшьләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмнең максаты – тормышның теләсә кайсы шартларында җиңел яраклаша торган кешеләрнең иң актив яшь категориясе эшчәнлеген күрсәтү.
Интернат-йортта яшәүчеләр күңел ачу чарасында бик теләп катнаштылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, дәртле бию конкурсы оештырдылар, истәлеккә фотога төшьеләр.
Катнашучыларның эчкерсез энергиясе беркемне дә битараф калдырмады – өлкәннәр барысы бергә заманча музыка астында биюгә керештеләр.