27 июньдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен үткәрелә торган татар бәйрәме – Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәмне район Мәдәният сарае артистлары һәм Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре алып барды.
Бәйрәм программасы бик бай иде. Бәйрәмдә матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар булды. Һәр конкурс һәм уен өчен интернат-йортта яшәүчеләр бүләкләр алды.
Пони белән фотосессия бәйрәмгә искиткеч бүләк булды.