Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Без бергә наркотикларга каршы!» акциясендә катнаштылар.
Социаль хезмәтләр алучылар өчен даими рәвештә наркотиклар куллануның зыяны, аларны саклау һәм тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерүче төрле чаралар үткәрелә. 19 июньнән тематик атна оештырылды.
Бер атна дәвамында балалар спорт чараларында катнаштылар, лекцияләр тыңладылар. Шулай ук педагоглар белән бергә тыелган матдәләрнең зыяны турында листовкалар һәм плакатлар ясадылар.
Атна үтеп баручыларга листовкалар тарату белән тәмамланды.