Әлмәттә наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июньдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар.

Акция кысаларында җәмәгать урыннарында үтеп баручыларга буклетлар тараттылар, наркотикларның зыяны турында сөйләделәр.

Чарада 39 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International