«Тәтеш балкышы» үзәге һөнәри юнәлешле экскурсия оештырды

2024 елның 14 июне, җомга

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен кием тегү ательесында танып белү экскурсиясе оештырдылар.

Балалар кием тегү буенча белгеч хезмәте белән таныштылар. Экскурсиядә алар матур һәм тиешле зурлыктагы киемнәр ясау өчен үлчәүләрне дөрес төшерергә кирәклеген, шулай ук төрле манекеннар турында белделәр. Яшүсмерләр тегү машиналарының төрле модельләрен, тегү остаханәсе эшчеләре җитештергән әйберләрне күрде. Балалар бу процессны кызыксынып карадылар, күп сораулар бирделәр.

Ательега экскурсия яшүсмерләрнең тегүче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International