Яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы практикалары буенча бөтенроссия конкурсы старт ала

2024 елның 11 июне, сишәмбе

17 июньдә Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган Россия Федерациясе территориясендә икътисадның төрле өлкәләрендә яшьләрне эшкә урнаштыручы оешмалар арасында яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсы старт ала.

Конкурс дүрт этапта үткәрелә:

1 нче этап. Конкурста катнашу өчен гаризалар бирү (2024 елның 17 июненнән 16 августына кадәр Россия Хезмәт министрлыгы сайтында);

2 нче этап. Эксперт советы тарафыннан практиканы бәяләү (2024 елның 1 сентябреннән 19 октябренә кадәр);

3 нче этап. Финал этабы (2024 елның 4–5 декабре);

4 нче этап. Конкурска йомгак ясау һәм ябылу тантанасы (2024 елның 6 декабре).

Конкурс этапларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Россия Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылачак.

Конкурс турында тулырак >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International