Россия Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләрнең перспективага кадрлар ихтыяҗын билгеләячәк

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Анкета формасын Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында тутырырга мөмкин: https://prognoz.vcot.info.

Сораштыру вакытында эш бирүчеләргә төбәк контакт-үзәкләре аша консультация ярдәме күрсәтелә, аларның телефон номерлары сораштыруның мәгълүмати платформасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International