Бүген Казандагы «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Ул шулай ук 2023–2024 елларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде.
Бәйрәм программасында ТР Аш-су осталары гильдиясеннән кулинар шоу, печенье әзерләү, значоклар ясау буенча мастер-класслар, керамика остаханәсе эше, балалар велосипед ярышы, концерт программасы, бию флешмобы һ. б. бар иде.
Үзәкнең ачык мәйданчыгында «Бала күзләре белән сәнгать» күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Концерт программасына «Константиновский» мәдәният йорты, «Веснушки» балалар вокаль ансамбле артистлары, татар эстрадасы артисты Чәчкә чыгышлары керде. Мәйданчыкларның берсендә «Ресторан сервисы» компетенциясендә «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәм ахырында ТР Аш-су осталары гильдиясенең кулинар тамашасы булды. Шулай ук «Мин булдыра алам» проектында катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр.