«Ярдәм кулы» программасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә социаль хезмәтләр алучы белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Ишегалдында кошларны карау».
«Ярдәм кулы» программасының максаты – инвалидларны укыту ял клубына актив кертү юлы белән социаль адаптацияләү һәм психологик ярдәм күрсәтү.
Дәрес Олы Нырсы авыл җирлегенең беренче социаль участогында узды. Педагог төсле рәсемнәр күрсәтте, социаль хезмәтләр алучылар хайванны яки кошларны атадылар, аларны ашату һәм карау турында сөйләделәр.
Практикада социаль хезмәтләр алучылар туганнарына ишегалдында кош-кортлар карауда ярдәм итәләр.