Чистай районында Мөмкинлекләр фестивалендә 30дан артык кеше катнашты

2024 елның 17 мае, җомга

16 майда Чистайта Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты кысаларында Мөмкинлекләр фестивале узды.

8 компетенция буенча чарада Чистай муниципаль районы оешмаларыннан 31 кеше катнашты.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, «Татарстан Республикасы һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешманың мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Анна Сидоренко һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International