13 майда Казан дәүләт мәдәният институтында Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды. Майданда алты компетенция буенча ярышлар узды.
Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең социаль педагоглары Алексей һәм Марина Пижонковлар «белгеч» категориясендә «Башкару сәнгате (театр осталыгы)» компетенциясендә катнаштылар.
Республика этабы нәтиҗәләре буенча Алексей Пижонков җиңүче булды, Марина Пижонкова икенче урынны алды.