Министр Эльмира Зарипованың Халыкара гаилә көне уңаеннан мөрәҗәгате

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Ел саен 15 майда без Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Нәкъ менә гаиләдә иң мөһим кыйммәтләре – мәхәббәт, игелек, үзара хөрмәт һәм якыннарга ярдәм – саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу ел күпбалалы гаиләгә сәламәт мода формалаштыруга, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, балалар тудыру өчен шартлар тудыруга, күп буынлы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп санлы гаилә конкурсларына һәм фестивальләренә, конференцияләргә һәм башка чараларга бай.

Илебездә гаилә институтын яклауга зур игътибар бирелә. Күпбалалы гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтелә. Быел федераль дәрәҗәдә күпбалалы гаиләләр статусы беркетелде, аларга ярдәм чаралары билгеләнде. Татарстанда балалы гаиләләргә каралган социаль ярдәм чаралары ярдәмендә 10 ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны ике тапкырдан артык артты.

Кадерле татарстанлылар! Бу гаилә бәйрәмендә сезгә бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим. Гаиләләрегездә тынычлык һәм игелек хөкем сөрсен!

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International