«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенең «Абилимпикс» чемпионатында уңышлары

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

15 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан Республикасында «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Абилимпикс» чемпионатының региональ этабы үткәрелә.

Ел саен ярышларда Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге катнаша. Учреждение тәрбияләнүчеләре даими рәвештә призлы урыннар ала.

Быел «мәктәп укучылары» категориясендә Ирина Шамшурина («Сынлы сәнгать» компетенциясе) һәм Камилла Зиннурова («Бисер үрү» компетенциясе) үз көчләрен сынап карадылар. Алексей Горелов студентлар белән «Төймәле рәсемнәр ясау» компетенциясендә ярышты.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре дә читтә калмады. Мәсәлән, социаль педагог Әмир Рәҗәпов «1С типик карарлар буенча белгеч» компетенциясендә беренче урынны яулады, ә шәфкать туташы Лилия Хафизова «Спицалар белән бәйләү» компетенциясендә икенче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International