Саба районында Мөмкинлекләр фестивале 28 катнашучыны җыйды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районында 27 апрельдә беренче Мөмкинлекләр фестивале узды, анда инвалидлыкның авыр формалары һәм психик тайпылышлары булган кешеләр катнашты. Бәйрәм «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат кысаларында узды.

Фестиваль Саба аграр көллияте базасында узды. Чарада 28 конкурсант, 9 остаз, 7 эксперт катнашты. Һәр катнашучы һөнәри күнекмәләрен, осталыгын күрсәтә һәм үзенең уникаль эшләнмәсен ясый алды.

Фестиваль кунаклары арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Татарстан Республикасы һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Анна Сидоренко, район социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гайнетдинова, Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов һәм Саба районында инвалидлар җәмгыяте рәисе Әмин Миңнегулов бар иде.

Фестиваль барлык катнашучыларга сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International