«Язгы игелек атнасы» бөтенроссия акциясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Чиста йорт» акциясен үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларга йортларны җыештыруда, тәрәзәләрне юуда ярдәм күрсәтелде. Шулай ук йорт яны территорияләрен җыештырдылар. Өлкәннәр социаль хезмәткәрләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.