25 апрельдә Яр Чаллы педагогия көллиятендә Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды.
«Белгечләр» категориясендәге «Вожатый» компетенциясендә Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең мәдәния ялны оештыручысы Георгий Потапов катнашты. Аңа өч биремне үтәргә кирәк иде: квест эшләү һәм язу, волонтерлар белән квестның бер этабын күрсәтү, отряд локациясен ясау. Биш сәгатьлек эш нәтиҗәләре буенча Георгий Потапов икенче урынны алды.