Бүген, 25 апрельдә, Казан сәүдә-икътисад техникумында «Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүдә гаиләнең роле. Уңышлы ата-ана практикасы» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева ата-аналар җәмәгатьчелегенең үзенчәлекле балаларны озата бару системасын формалаштыру буенча эшен оештыру тәҗрибәсен ачыклау һәм аларга ярдәм итү зарурлыгын билгеләп үтте. Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балаларны тәрбияләүче иң актив ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Эш тәҗрибәсе белән педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр, психологлар, җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм ата-аналар берләшмәләре вәкилләре уртаклашты.