«Умырзая» үзәге тәрбияләнүчеләре өчен профилактик һәм һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Минзәлә районындагы «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр җирле полиция бүлегендә булдылар һәм районның хокук саклау органнарының ничек эшләвен белделәр.

Экскурсияне полиция капитаны дәрәҗәсендәге балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Алсу Мәрдәмшина үткәрде. Башта балаларга кечкенә хокук бозучылар белән эш алып барыла торган кабинетны күрсәттеләр, аннары полиция бүлеге тарихы турында сөйләделәр. Полиция подполковнигы дәрәҗәсендә шәхси состав белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Шәйхиев хезмәткәрләрнең табель коралы белән ничек эшләвен күрсәтте. Шулай ук балалар экспертлар хезмәте кабинетында булдылар.

Балаларга чара бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International