Татарстанда Мөмкинлекләр фестивале узачак

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

15 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасында беренче тапкыр Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы кысаларында авыр һәм күп төрле үсеш тайпылышлары, шул исәптән интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале узачак.

Фестиваль иҗади конкурс булып тора һәм катнашучыларга аерым хезмәт функцияләрен үтәү буенча үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтергә, инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең һөнәри һәм шәхси потенциалын үстерергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Фестивальнең төбәк этабы республиканың 9 муниципаль берәмлегендә узачак:

Түбән Кама – 19 апрель;

Яр Чаллы – 20 апрель;

Алабуга – 26 апрель;

Саба районы – 27 апрель;

Яшел Үзән – 3 май;

Казан – 13 май;

Арча – 14 май;

Чистай, Минзәлә – 16 май.

Төбәк дәрәҗәсендәге чара катнашучыларның ике категориясен күздә тота: «мәктәп укучысы» һәм «студент / белгеч». Катнашучыларның психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып, биремне үтәү вакыты ике сәгатьтән артмаячак.

Катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтә алачак компетенцияләр арасында: крючок белән бәйләү, сабын ясау, мозаика, агачта рәсем ясау, пирография, интерьер әйберләрен бизәү, сәнгатьле сүз, вокал, курчак һәм энҗедән бизәкләр ясау, төймәләр, йон һәм пластилин белән рәсемнәр ясау.

Фестивальдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан, озата баручы затлар, волонтерлар һәм экспертлар арасыннан 500дән артык кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International