Быел Тукай районының 600ләп өлкән кешесе диспансерлаштыру узган

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Тукай районында бүген Калмия авылы халкын диспансерлаштыру узу өчен район хастаханәсенә китерү оештырылды. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Социаль хезмәткәр Фәнзия Зәйнуллина фельдшерга чараны оештыруда, өлкән яшьтәге гражданнарны утыртуда ярдәм итте.

2024 ел башыннан Тукай район хастаханәсенә гражданнарны китерү буенча социаль хезмәт авыл җирлекләрендә яшәүче 577 өлкән яшьтәге гражданга күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International