Бүген Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узды. Чаралар бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узды.
Беренче тапкыр Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 2023 елда оештырылды. Чараның төп максаты эшне тиз сайлап алу гына түгел, ә карьера планлаштыруда ярдәм итү дә. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителә.
Татарстанда узган ел чараларда 32 мең граждан катнашкан иде, шуларның 3,4 меңе эш тапты.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында бүген мастер-класслар, презентацияләр, интерактив мәйданчыклар, карьера остаханәләре, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм башка күп нәрсәләр оештырылды.
Бүген Казанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да булды. Ул билгеләп үткәнчә, бу чара республика предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар ихтыяҗын ябуның нәтиҗәле коралы булып тора.
Быел ярминкәдә шулай ук мәгариф оешмалары да катнашты. Әгәр дә дәгъвачы эш бирүче белән сөйләшкәндә ниндидер компетенцияләрен җитмәвен аңласа, ул шунда ук белем бирү оешмалары вәкилләренә уку мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алды.
«Бүген без эшсезләрне генә түгел, эшчәнлек төрен үзгәртергә теләүче кешеләрне дә актив җәлеп итәбез. Кемдер керем дәрәҗәсен күтәрергә тели, кемгәдер җайлырак эш графигы кирәк, бу аеруча балалары булган хатын-кызлар өчен актуаль», – дип сөйләде Эльмира Зарипова журналистларга.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында катнашучыларның тагын бер категориясе – мәктәп укучылары. Ярминкә мәйданчыкларында аларның һөнәри юнәлеш бирү тестларын узу, үз сәләтләрен аңлау һәм карьера офыкларын билгеләү мөмкинлеге бар иде.
Автор фото: Алим Абукаев