«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәрес оештырдылар. Хезмәт белән тернәкләндерү юнәлешләренең берсе – бакчачылык эшләренә өйрәтү: туфрак эшкәртү, орлыкларны һәм үсентеләрне сортлау, үсемлекләрне утырту һәм карау, уңыш җыю һәм саклау. Бу эш үсемлекләр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Узган дәрес берьеллык үсемлекләрне утырту технологиясен ысулларын өйрәнүгә, су сибү һәм үсемлекләрне карауга багышланган иде.
Катнашучылар практик күнекмәләр алудан тыш, бакчачылык шулай ук ял иттерә, вак моториканы яхшыртырга мөмкинлек бирә, игътибарны тупларга өйрәтә.