Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында казанлыларга 3 000 вакансия тәкъдим ителәчәк

2024 елның 5 апреле, җомга

Быел Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 12 апрельдә узачак. Төбәк этабы чаралары бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узачак.

Казанлыларны 9:00–13:00 сәгатьтә Профессор Нужин урамы, 2нче йорт («УНИКС» мәдәни-спорт комплексы) адресы буенча көтәчәкләр. Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында тренинглар, промотурлар, күргәзмә-презентацияләр, ачык сайлап алулар һәм онлайн-әңгәмәләр оештырылачак.

Казанның 38 эш бирүчесе дәгъвачыларга 3 000 вакансия тәкъдим итәчәк. Катнашучылар арасында «Казан вертолет заводы» АҖ, «Элекон заводы» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ, «Казэнерго» АҖ, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Итле китчен» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» ГАҖ, «Сбербанк» ГАҖ һ. б.

Инвалид гражданнарны эшкә алырга әзер эш бирүчеләр дә бар. Бу категория дәгъва кылучыларны, мәсәлән, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Миррико» КТ, «Агроторг» ҖЧҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ һ. б. караячак.

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең региональ этап чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

Беренче тапкыр «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 2023 елда узды. Ярминкәнең төбәк һәм федераль этапларында бөтен ил буенча 900 меңнән артык кеше, 785 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән 35 меңнән артык эш бирүче катнашты. Нәтиҗәләр буенча 123 меңнән артык дәгъвачы эшкә урнаштырылган.

Татарстанда узган ел Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе республиканың шәһәр һәм районнарында берьюлы 55 мәйданчыкта узды. Чара 32 мең кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, шуларның 3,4 меңе эшкә урнаштырыла, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә – 1,3 мең кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International