#ЛюдиКакЛюди инклюзив фестивале 3 апрельгә кадәр узачак

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

31 марттан 3 апрельгә кадәр VIII #ЛюдиКакЛюди Бөтенроссия инклюзив фестивале уза, ул Бөтенроссия аутизм турында мәгълүмат тарату атналыгы кысаларында үткәрелә.

Фестиваль мәйданчыкларында аутизм белән авыручыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң яхшы практикалары трансляцияләнә, Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында профессиональ дискуссияләр, мастер-класслар һәм башка чаралар уза. Шулай ук фестиваль кысаларында Ольга Власова исемендәге «Шәхси эш» ата-ана инициативалары конкурсы үткәрелә.

#ЛюдиКакЛюди фестивале турында күбрәк мәгълүматны http://2апреля.рф сайтында карарга мөмкин.

Татарстан Республикасыннан 10 мәйданчык игълан ителде, алар атна дәвамында бушлай ачык инклюзив чаралар үткәрәчәк: балалар бәйрәмнәре, экскурсияләр, мастер-класслар, күргәзмәләр, семинарлар һ.б. Чаралар программасын монда карарга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International