Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Бөтендөнья Даун синдромы белән авыручы кешеләр көне чараларына кушылды

2024 елның 22 марты, җомга

21 мартта Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромы белән авыручыларга ярдәм итү акциясе узды.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бу көнне «Күңелле стартлар» спорт-уен программасы үткәрелде.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары белән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук бүлек тәрбияләнүчеләре «Әкият тарихлары» сериясеннән мультфильм карадылар.

Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр традицион булмаган рәсем техникасын кулланып кояш рәсеме ясадылар. Шулай ук тәрбияче Гөлнара Хәйруллина «Кояшлы балалар» дигән дәрес үткәрде.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чаралар атна дәвамында узды. Чарага балаларны һәм аларның ата-аналарын чакырдылар.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр «Кояшлы кешеләр» акциясенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International