Зәйнең «көмеш» яшьтәге волонтерлары Алабугага экскурсиягә бардылар

2024 елның 22 марты, җомга

Экскурсия 19 мартта, гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында ярдәм алган «Өйдәге ярдәмче» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

Проект кысаларында «көмеш» яшьтәге 15 волонтер Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнарга килеп, аларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәләр: аралашалар, үсеш бирүче һәм мәгълүмати-танып белү чаралары үткәрәләр, урамга чыгаралар.

Һәр геронтоволонтерга йөкләнеш бик зур, һәр волонтерга 3–5 тәрбияләнүче туры килә. «Көмеш» волонтерларга ярдәм итү һәм аларны өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итүгә этәрү өчен, берничә күңел ачу чарасы каралган, шул исәптән Татарстан Республикасының туристик урыннары буенча экскурсияләр рәвешендә.

Алабуга сәфәреннән волонтерлар уңай эмоцияләр һәм мохтаҗларга ярдәм итүне дәвам итү теләге белән кайттылар.

Проект Зәй районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм 2024 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International