Лениногорск халкына социаль контракт мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2024 елның 22 марты, җомга

21 март көнне Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Мария Исаева халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә әңгәмә үткәрде. Очрашуның темасы – «Демографик тенденцияләр: бурычлар һәм мөмкинлекләр».

Чарада катнашучыларга социаль контракт формасында дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Очрашуга эш эзләүче гражданнар килде.

Әңгәмә барышында белгеч социаль контрактны төзү кагыйдәләре һәм мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International