Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән дөньяны үзгәрткән ачышлар дөньясына сәяхәт уены үткәрелде.
Балалар кешенең кәгазь, тәгәрмәч, телефон, пар двигателен ничек уйлап тапканын белделәр. Дәрес мультимедия презентациясе белән үрелеп барды.
Дәреснең максатлары: балаларны кешелекнең кайбер ачышлары белән таныштыру, аларның һәрберсенең мөһимлеген аңлату, социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын һәм танып белү активлыгын киңәйтү.