12 мартта Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр белән «Үсемлекләр турында барысы да» дигән дәресләр циклын дәвам иттеләр.
Чираттагы чара «Тәрәзә төбендәге бакча» дип аталды. Ул культуралы үсемлекләрне карауда җаваплылык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Белгечләр балалар белән бергә суган, укроп һәм редис утырттылар.