«Россиядә эш» платформасында татарстанлыларга 46 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 46 271 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 29 % сәнәгатьтә (13,4 мең эш урыны);

- 10,2 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,7 мең эш урыны);

- 9,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,3 мең эш урыны);

- 8,4 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,9 мең эш урыны);

- 4,7 % транспортта (2,2 мең эш урыны);

- 1,9 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);

- 1,2 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,6 мең эш урыны);

- 35,3 % –тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (16,3 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 4 012 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International