Ялгыз өлкәннәр турында кайгыртып

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Тукай районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны ел саен барлау кысаларында бүген Теләнче-Тамак авыл җирлеге территориясендә чара үткәрелде. Эшче төркемгә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органы вәкиле керде.

Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең чит кеше каравына мохтаҗлыгын билгеләү максатыннан үткәрелә. Шулай ук гражданнар белән газ һәм электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрәләр, янгынга каршы хезмәт белгечләре элек урнаштырылган автомат янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерәләр.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча актлар төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International